Самоучитель татарского на каждый день [Ф С Сафиуллина] (fb2) читать постранично, страница - 97

- Самоучитель татарского на каждый день 2.25 Мб, 269с. скачать: (fb2) - (исправленную)  читать: (полностью) - (постранично) - Ф. С. Сафиуллина

 [Настройки текста]  [Cбросить фильтры]

булуы. Моның тамыры тирəнгə, тарихка барып тоташа. Татарларның дини бəйрəмнəрен рус агай белмəгəн.

Белсə дə, ул аның мə»нəсен аңламаган. Лəкин татарның бер бəйрəмен рус яхшы белгəн. Ул — Сабантуй.

Сабантуй — əдəплелəр бəйрəме. Борынгы заманнардан килгəн традиция буенча, мəйдан уртасына исерек кешене бӨтенлəй кертмилəр. КӨрəшкə керҮ турында уйлыйсы да юк. Мəйдан уртасына кызмача баштан килеп керҮ ул — халыкны, тəртип саклаучы аксакалларны ихтирам итмəҮ дигəн сҮз. Халык мондый кешене гафу итми, исерек кҮренсə, таза егетлəр аны тиз генə мəйдан уртасыннан алып чыгып китəлəр. Элекэлектəн шулай килгəн…

Татар авылларында хезмəт сӨймəгəн, эш эшлəмəгəн кешегə, борынгы заманнардан килгəн гадəт буенча, урын булмаган…

Лəкин авылда бер-ике кеше Сабантуй алдыннан 10–15 кӨн кыр эшлəренə йӨрмəгəн. Моңа халык Үзе юл куйган, Үзе шулай кушкан. Ул кешегə мондый вакытта зур бер сарык суеп ашатканнар, алдында телəгəнчə йомырка, бал-май торган. Теге кеше ял иткəн, ашаган, кӨч Җыйган. Ул — кӨрəшче. Сабантуйда аңа шушы авылның данын яклап кӨрəшергə кирəк булачак. Карт-Картларның бӨтен Өмете шунда… КӨрəшченең татар халкы арасында абруе искиткеч. Хəзер дə шулай: Сабантуйда, гадəттə, колхозның иң тырыш механизаторлары, терлекчесе, шоферы кӨрəшə, арадан берсе батыр кала. Эшлексезлəрне, колхоздан колхозга кҮчеп, «озын акча» эзлəп читтə йӨргəннəрне колхоз Сабантуенда яратмыйлар…

КӨрəшне кҮзəтеп торучылар — авылның иң могтəбəр картлары…

ТҮгəрəк эчендə, озын таяклар тотып, тəртип саклап йӨрҮче картларны Сабантуйда əле дə кҮрергə мӨмкин…

Моннан биш йӨз ел элек, Җиде йӨз ел элек ничек капчык сугышсалар, əле дə шулай. Борынгы заманнарда ук ничек кашыкка тавык йомыркасы куеп, кашык кабып йӨгерешсəлəр — əле дə шулай. Матур гадəтлəр шулай сакланалар. Сабантуй йоласы, аның Җырлары гасырлар буе халык кҮңелендə, телендə яшəгəн, шомарган. Ул йолалар халыкның Үзе кебек Үк кӨчле, яшəҮчəн булган. əнə шуңа кҮрə дə алар безнең кӨннəргə кадəр килеп Җиткəннəр.

…Сабантуй атнасы тəмам. Бəйрəмгə кайткан кунаклар да инде китə башлыйлар. Сабантуй рухы кунаклар белəн шəҺəргə кҮчə…

Авыл Җəйге кыр эшлəренə əзерлəнə. ə Сабантуй булган мəйданның бер кырыенда, əле генə Үткəн хезмəт бəйрəменең матур истəлеге булып, зəңгəр кҮккə ашкан ак колга Җəйге Җилдə чайкалып утыра — Җиңелчə сызгырып тыныч хезмəткə мəдхия Җырлый. Ул колга шулай Җəй буе кояшта ялтырап утырыр, иген басуындагы комбайн штурвалындагы егет тə, иртəн фермага баручы кыз да аңар карап хезмəт бəйрəмен искə алыр, матур хислəр Һəркайсын хезмəткə рухландырыр. Җилгə чайкалып утырган ул колгага вакыт-вакыт авылның ак сакаллы карты да кҮз салыр: ул колга аның типсə тимер Өзəрдəй таза вакытын, кызыл башлы сӨлгелəрне бӨтереп бил алышкан чакларын хəтерлəтер…

əнə шулай кадерле, бик кадерле йола ул Сабантуй дигəн халык бəйрəме!

(Мљхђммђт МəҺдиев)

* * *

Чəй Өстəленə чəчəкле ашъяулык Җəелə. Өстəл уртасына буйдан-буйга варенье, бал, шикəр, конфет салынган вазалар тезеп чыгыла. Аларның ике ягына роза, кош теле, бавырсак, пəхлəвə, чəкчəк, талкыш кəлəвə кебек камыр ашамлыклары куялар. Һəр кунак алдына десерт тəлинкəсе белəн тӨрле камыр азыгы — паштет, мҮк Җилəге бəлеше, эремчек бəлеше Һəм башкаларны куярга кирəк. Тəлинкəдə Өч тӨрле ризык булырга тиеш.

Өстəлнең берничə Җиренə сай тəлинкəгə юка гына итеп телемлəп лимон куярга кирəк. Кунаклар Өстəл янына утырып беткəч, чəй китерəлəр. Һəр чынаяк тəлинкəсенə балкашык куела. Кунаклар розеткаларына варенье салып ала алсын Өчен, Һəр варенье вазасында да балкашык булырга тиеш. Кунаклар кҮп булмаса, самоварны Өстəлгə куярга мӨмкин. Ул табынны бизəп торачак, чəй дə тəмлерəк тоелачак.

Чəй эчкəннəн соң, Өстəлне Җыештырырга, махсус щетка белəн тəлинкəгə ризык валчыкларын себереп алырга да, вазалар белəн Җилəк-Җимеш — алма, груша, виноград, əфлисун Һəм башкаларны чыгарырга кирəк.

(Ю.əхмəтҖанов. Татар халык ашлары)

Приожение 2







Связь имен существительных с именем существительным (изафет)


Местоимения



Падежное склонение отдельных местоимений


Склонение местоимения үз (сам, свой) с аффиксами принадлежности


Обычный порядок слов в повествовательном предложении


Обычный порядок слов в вопросительном предложении

I.